+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 июль 2020, 19:25

Уфада яңа хоспис булачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа хоспис төзелеше башлану турында хәбәр итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа хоспис төзелеше башлану турында хәбәр итте.

Аны 2,37 гектар мәйданлы участокта төзиләр. Хоспис Уфаның көньяк өлешендә, “Мега” сәүдә үзәге артында урнашачак.

"Без хоспис төзи башладык, аны 2021 елның көзендә ачарга тырышабыз. Мин беренче акчаларны җыярга ярдәм итүчеләргә рәхмәтлемен. Шул акчаларга проект ясадык һәм эш башладык", — дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз битендә.

Республика Башлыгы ассызыклаганча, хоспис “Русиядә иң зур һәм заманча" булачак. Шуңа күрә "акча җыярга да җыярга” кирәк әле.

Хосписның бурычы —дәваланмый торган авыру пациент булган өлкәннәргә һәм балаларга паллиатив ярдәм күрсәтү. Учреждение авыруларны карау өчен уңайлы шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Уфа хосписы проекты өч корпусны күздә тота: балалар һәм олылар бүлекләре, шулай ук административ-медицина блогы, дип хәбәр итәләр төбәк Башлыгы Хакимияте матбугат хезмәтендә.

Хоспис 60 койкага исәпләнгән. Шуларның 40ы — өлкәннәр, 20се балалар өчен. Корпусларның һәркайсында — йөрү зоналары, ә балалар бүлегендә
уен мәйданчыклары каралган. Хосписта ике керү урыны булачак.

Республика җитәкчесе Уфада хосписны “Вера” хосписына ярдәм фондын гамәлгә куючы Нюта Федермессер белән очрашудан соң төзергә кушты.
2019 елның августында ул социаль челтәрләрдәге подписчикларына хоспис төзү идеясен хуплауны һәм кулдан килгәнчә финанс ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Төбәк җитәкчесенең чакыруына халык та, бизнес вәкилләре дә җавап бирде. Нәтиҗәдә, 18 миллион сумнан артык акча җыелды.

Хәзерге вакытта бинаның проект-тикшеренү эшләре тәмамланып килә. Шуның белән бер үк вакытта төзүчеләр объект өчен мәйданчыкны әзерләүгә дә керешкән. Хосписны файдалануга тапшыру 2021 елның көзенә планлаштырылган.

Шул ук вакытта, Радий Хәбиров фикеренчә, Уфа районында яңа клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәген төзү вакытында тупланган тәҗрибәне куллану мөһим. Аерым алганда, ул проектта персонал өчен тулай торак булдыруны тәкъдим итте.

"Хоспис безгә бик кирәк. Безгә каты авыру балаларның әти-әниләре мөрәҗәгать итә, меңләгән кеше мондый ярдәмгә мохтаҗ. Өстәвенә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Русиянең башка зур шәһәрләрендә мондый объектлар бар, ә бездә юк", — дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.

Фото: glavarb.ru


Читайте нас