Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралу хәвефе белән бәйле “Югары әзерлек” режимын кертү турында”гы Указына үзгәрешләр кертте.
Документның яңа редакциясенә ярашлы, 9 августка кадәр 65 яшькәчә кешеләргә кагылышлы мотлак үзизоляция режимы саклана, искәрмә – кичекмәс медицина ярдәменә мөрәҗәгать итү, азык-төлек, дарулар алу, элемтә салоннарына мөрәҗәгать итү, бакча участокларына, зиратларга бару очраклары.
Моннан тыш, 14 көнлек үзизоляция режимы Башкортстанга чит илләрдән килүчеләр, гражданлыгы булмаганнар, чит илләрдән кайтучы Русия кешеләре өчен саклана.
Аерым профилакторийлар, балаларны дәвалаучы шифаханә-савыктыру һәм мәктәп яны лагерьлары, хезмәт һәм ял лагерьлары эшчәнлеге, санитар-эпидемиологик хәлгә карап, коронавирус инфекциясенең таралуын һәм кисәтү буенча оператив штаб карары нигезендә хәл ителәчәк.