+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 июль 2020, 17:45

"Югары әзерлек" режимы дәвам итә

Башкортстанның Торак һәм төзелеш буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республика төзелеш оешмаларының «Югары әзерлек» режимы гамәлдә булган чорда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруны кисәтү таләпләрен үтәүне тикшерүләр үткәрә.

Башкортстан территориясендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы эш бирүчеләр хезмәт урынына йогышлы авыру билгеләре булган (югары тән температурасы, ютәл, тын кысылу һәм башкалар) хезмәткәрләрне үткәрмәскә тиеш.

Алар, шулай ук, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүне (кул юу, антисептиклар, перчаткалар куллану), битлек киюне контродьдә тотарга, социаль дистанционлаштыру кагыйдәләрен үтәү өчен тамга төшерүне тәэмин итәргә, оешмалар территориясендә COVID-19 профилактикасы мәсьәләләре буенча мәгълүмати материаллар урнаштырырга бурычлы.

Коронавирус йогышы таралган чорда санитария-эпидемиология кагыйдәләре таләпләрен үтәмәгән очракта оешманың вазыйфалы кешеләре җаваплылыкка тарттырыла.

Фото: zhilstroynadzor.bashkortostan.ru

Читайте нас