+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 июль 2020, 19:25

Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Санкт-Петербургта һәлак булган артистның гәүдәсен туган якка алып кайту һәм җирләү белән бәйле барлык чыгымнарны Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбль үз өстенә алачак.

Санкт-Петербургта һәлак булган артистның гәүдәсен туган якка алып кайту һәм җирләү белән бәйле барлык чыгымнарны Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбль үз өстенә алачак.

Бу хакта коллективның мәгълүмат бүлеге начальнигы Элиза Сынбулатова хәбәр иткән.

Ансамбль менеджментында хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта артистны Уфага кайтару мәсьәләсе хәл ителә, гаиләгә һәртөрле ярдәм күрсәтеләчәк.
Ансамбль директоры Алмаз Сәетов, транспорт яллау өчен акча җыю игълан ителмәде, дип ассызыклады.

«Гаскәров ансамбле бүген балет артисты Кирилл Антропов үлеме сәбәпле кайгы кичерә. Гәүдәне транспортлау, җирләүне оештыру чыгымнарын һәм гаиләгә финанс ярдәме күрсәтүне ансамбль үз өстенә ала. Без акча җыю турында игълан итмибез. Ф. Гаскәров исемендәге ансамбль җитәкчелеге, ансамбль коллективы һәлак булган артистның гаиләсе белән бергә килеп туган барлык сорауларны бергә хәл итә. Безнең белән бергә кайгырганыгыз өчен рәхмәт сезгә», — дигән ул.

Кирилл Антропов Санкт-Петербургка ялга киткән була. Ул биеклектән егылып һәлак булды.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас