+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 июль 2020, 11:50

Июль – ял түгел, кызу эш ае!

Республикада җәйге чорда да социаль-икътисади тормыш кайнап тора.

Республикада җәйге чорда да социаль-икътисади тормыш кайнап тора. Июль – отпусклар чоры. Шул исәптән дәүләт хезмәтендә булган чиновниклар өчен дә. Һәрхәлдә, әле берничә ел элек кенә июль-август айларында республикада иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади тормыш акрынаеп калып, сентябрьдә янә үз агышына кайта иде. Былтырлы-быеллы исә хәл башкачарак. Күпчелек халык ял иткән эссе җәй айларында да республикада иҗтимагый-сәяси тормыш, дәүләт дәрәҗәсендәге процесслар кайнап тора. Һәм мондый вәзгыять, тәү чиратта, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның актив эшчәнлеге белән бәйле. Бу җәһәттән узган атнада гына да аның башлангычы белән һәм турыдан-туры катнашлыгында республикада дистәләгән эшлекле очрашулар, киңәшмәләр, утырышлар үтте. Бер үк вакытта Радий Хәбиров, эш сәфәре белән Кырмыскалы, Авыргазы һәм Чишмә районнарында булып, әлеге территорияләрнең социаль-икътисади үсешенә бәйле мәсьәләләрне тикшерүдә катнашты, аларны хәл итү буенча республика күләмендә стратегик бурычлар билгеләде. Әйтик, Авыргазы районында булганда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишле авылында “Урожай” компанияләр төркеме тормышка ашырган сөтчелек фермасында булды. 2018 елның декаб-рендә “Инвестиция сәгате”ендә хуплау тапкан проект 6530 баш эре мөгезле малга исәпләнгән. Гомум инвестицияләр күләме биредә 4,5 миллиард сумнан артачак. Былтыр комплексның 1200 баш малга исәпләнгән тәүге чираты файдалануга тапшырылган, алдагы ике елда исә янә 5 мең баш сыерга абзарлар күтәреләчәк. Очрашуда билгеләнүенчә, әлеге комплексны тулы куәтенә эшкә кушу республикада сөт җитештерүне яңа баскычка чыгаруга җитди этәргеч бирәчәк. – Без сөт җитештерү буенча Русиядә тәүге баскычка күтәрелү бурычы куйдык. Шуңа да сөт терлекчелеген үстерү Башкортстанда төп юнәлешләрнең берсе булырга тиеш, – диде бу уңайдан Радий Хәбиров. Февральдә үткән “Инвестиция сәгате”ндә хуплау тапкан районда селекция-орлыкчылык үзәге төзү буенча проект та тулы куәтенә тормышка ашырылачак. Ул сәгатенә 20 тонна орлык эшкәртүгә исәпләнгән. Әлеге проектка 240 миллион сум салыначак. Солтанморат авылында “Урожай” компанияләр төркеме тормышка ашырган һәм 2200 башка исәпләнгән симертү комплексы да тиздән тулы куәтенә чыгачак, дияргә кирәк. Биредә инде терлекләр саны 1500 башка җиткән, шулай ук 40 көнлек үгез бозаулар 300 килограмм авырлык җыйганчы асралучы цех булдырылган. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атна саен үткәргән “Инвестиция сәгате” Кырмыскалы районы мисалында да анык нәтиҗәләрен бирә. Биредәге Кабак авылында авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге “Петербург трактор заводы”ның рәсми дилеры – “Кировец-Уфа” дилерлык һәм сервис үзәге ачылды. –“Касемьсот” тракторлары – безнең аграрийлар һәм авыл хуҗалыгы өчен бик кирәкле һәм мөһим техника. Агросәнәгать комплексының матди-техник базасын ныгытуга, авыл кешеләренә ярдәм итүгә без алга таба да зур игътибар бирәчәкбез, – диде аны ачу тантанасында Радий Хәбиров. Мәгълүм булуынча, әлеге проект быел апрельдә үткән “Инвестиция сәгате”ндә хуплау тапкан иде. 2024 елга кадәр исә аның кысаларында янә бер производство бинасы төзү һәм технологик корылмалар, станоклар сатып алу күздә тотыла. Проектка гомум инвестицияләр күләме 300 миллион сум тәшкил итәчәк, районда 70 яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Кырмыскалы районында булганда Радий Хәбиров күчмә “Сәнәгать сәгате”н дә үткәрде. Тәүдә ул “УфаДорМаш” производство берләшмәсе эшчәнлеге белән танышты, аннары юл тармагы үсешенә бәйле анык бурычлар билгеләде. – Шуны онытмагыз: киләсе елдан ук без тиешле финанслау белән ныгытылган юл төзелеше һәм ремонт күләмен сизелерлек арттырачакбыз. Шуңа да, әгәр дә “Башкиравтодор” предприятиесе бу базарда үз позицияләрен сакларга тели икән, стратегик үсеш юнәлешләрен дә алдан планлаштырырга тиеш. Республика исә мотлак ярдәм итәчәк, – диде Радий Хәбиров. Гомумән, узган атнада Радий Хәбиров үткәргән киңәшмә-очрашулардан чыгып фикер йөрткәндә, республикада югарыда телгә алынган юнәлешләрдә генә түгел, һәр тармакта шушы рәвешле кызу эш кайный. Әйтик, 20 июльдә үткән “Транспорт сәгате”ндә Башкортстанда пассажирлар ташу тармагы эшчәнлеген арытаба үстерү мәсьәләләре үзәккә чыгарылса, “Җәмәгать территорияләре һәм торак-коммуналь хуҗалык сәгате”ндә “Эстетика елы” чараларының үтәлеше, йорт ихаталарын һәм подъездларны төзекләндерү барышы, бу өлкәгә контроль, шәһәр мохитен яхшырту мәсьәләләре тикшерелде. Шушы ук темага сөйләшү 21 июльдә муниципалитетлар вәкилләре өчен оештырылган “Парктагы шәһәр” белемне күтәрү семинарында да дәвам итте. Анда чыгыш ясап, республика Башлыгы Радий Хәбиров “безнең шәһәрләр заманча һәм чагу, Башкортстанда яшәвебез белән горурланырлык булырга тиеш”, дигән бурыч куйды. Янә бер мөһим өлкә – бакчачылык өлкәсен үстерү һәм аңа кагылышлы мәсьәләләрне тикшерү 22 июньдә Радий Хәбировның Чишмә районына сәфәре барышында дәвам итте. Биредә ул күчмә төрдә “Авыл сәгате”н дә үткәрде. – Без республикада мәктәп укучыларын үзебездә җитештерелгән табигый, экологик яктан чиста продукция белән тукландыру бурычы куйдык. Шуның нәтиҗәсе буларак, әгәр әле кайчан гына мәктәп ашханәләрендә Башкортстанда җитештерелгән ит өлеше 40 процент тәшкил итсә, хәзер ул 86 процентка җитте. Чираттагы бурыч – укучыларны үзебездә җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимешләр белән тукландыру, – диде Радий Хәбиров. Моңа ничек ирешеләчәк? Бу мәсьәләләр исә шушында ук үткән эшлекле киңәшмәдә тикшерелде. Аңлашыла, республиканы социаль-икътисади үстерү мәсьәләләренә иң җитди игътибар юнәлтү белән бергә, үзәктә, әлбәттә, коронавируска бәйле хәл кала. Бу җәһәттән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 21 июльдә “Торатау” Конгресс-холлында табиблар белән очрашып, коронавирус пандемиясе шартларында сәламәтлек саклау тармагын арытаба үстерү мәсьәләләрен тикшерсә, 23 июльдә Хөкүмәттә эре сәүдә челтәре вәкилләре катнашлыгында эпидемиягә каршы чаралар үтәлешенә багышланган киңәшмә уздырды. Утырышта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов белдерүенчә, 16 апрельдән 23 июльгә кадәр мобиль төркем 41 мең оешмада тикшерү үткәреп, җәмгысы 643 протокол төзелгән. Ни аяныч, иң күп хокук бозулар сәүдә өлкәсенә туры килә. Утырыш нәтиҗәләре буенча тармак оешмаларына эпидемиягә каршы чаралар үтәлешенә игътибарны арттырырга һәм контрольне көчәйтергә кушылды. – Без янә дә сәүдә үзәкләрен һәм җәмәгатьчелек урыннарын ябарга теләмәс идек, – диде, аларның җитәкчеләрен җитди кисәтеп, беренче вице-премьер Андрей Назаров. Югарыда сүзне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән “Инвестиция сәгатьләре”ндә хупланган проектларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле тормышка ашырылуы турында бәян итүдән башлаган идек. Бу җәһәттән 23 июльдә үткән “Инвестиция сәгате”ндә тәкъдим ителгән проектлар да тиздән бу исемлекне тулыландырыр, дип өметләник. Аерым алганда, анда “Росатом Хэлскеа” җәмгыятенең генеральный директоры Александр Шибанов Уфадагы төбәкара радионуклид терапиясе үзәге төзе-лешен тәкъдим итте. “Росатом” дәүләт корпорациясе канаты астында эш итүче җәмгыять яман шеш авыруларын диагностикалау һәм дәвалау, эндокрин системасы, йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы авыруларын дәвалау үзәкләрен оештыру буенча инвестиция программасын тормышка ашыра. Инвестицияләрнең гомум күләме 1,2 миллиард сум тәшкил итә. Проектка ярашлы, Уфадагы үзәкне 2023 елда ачу күздә тотыла. Стәрлетамак шәһәренең “Изостер“ предприятиесе директоры Альберт Кайбышев исә чыныктырылган хәвефсез пыяла җитештерү һәм эшкәртү комплексы төзү проектын тәкъдим итте. Әлеге производствога 108 миллион сум салу күздә тотыла. “Техпромсервис” җәмгыятенең генеральный директоры Олег Юнысов Күмертау алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә “Ка-26” вертолетларын капиталь ремонтлау һәм алар өчен комплектлар җитештерү мәйданчыгын төзиячәк. Бу эшкә ул 600 миллион сум салачак. Эш шунда: сериядән алынганчы барлыгы 800 тирәсе шундый вертолет җитештерелгән һәм аларның күпчелеге бүген дә сафта кала. Ягъни алар өчен запас частьләр җитештерү ихтыяҗы зур. Икенчедән, Кытай янә 150 данә яңа “Ка-26” вертолеты сатып алырга теләк белдергән. Кыскасы, әлеге проектны тормышка ашыру барлык яктан да файдага гына булачак. Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Күренүенчә, халык күпләп ял иткән отпусклар чорында да республика җитәкчелеге кызу эш өстендә кала. Моның шулай булуы аңлашыла да, табигый да һәм, әлбәттә, зур хуплауга лаек. Тәүдә дөньякүләм икътисади хәл-шартлар, объектив һәм субъектив сәбәпләр, быел исә коронавирус пандемиясе бәкәлгә суккан киеренке чорда республиканың тернәкләнүе, яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгуы өчен җитәкчелекнең нәкъ менә шулай көнне төнгә ялгап эшләве, халык хуҗалыгын һәр юнәлештә нәтиҗәле эшкә кушуы зарур. Шул очракта гына без катлаулы чорның кире нәтиҗәләрен иң кыска срокларда җиңеп, әүвәлге куәтләргә чыга алачакбыз. Ә тик торганга бака ботын тоттырганын күпләр белә торгандыр. Аннары, коронавирусның икенче, өченче дулкыннары булу ихтималы да бар бит әле. Димәк, андый хәвеф яный калса да, республика җәйге чордагы көчергәнешле эштән соң шактый ныгып керәчәк дияргә кирәк. Кыскасы, шуларны күзаллап, тынгы белмәс эшчәнлек алып баручы республика җитәкчелегенә һәр җәһәттән әфарин диясе килә. Илдар Фазлетдинов
Читайте нас