Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Әбҗәлил, Бөрҗән, Белорет, Учалы һәм башка районнарда котырган урман янгыннарын сүндерүдә актив катнашкан кешеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, янгын сүндерү төркеме вәкилләре, волонтёрлар да бар иде.
Янгын сүндергән вакытта гомере өзелгән волонтёр Рәсүл Сафинга “Батырлык өчен” медале бирелде. Аның хатыны сөйләвенчә, Рәсүлнең Белорет районында янгынга каршы көрәшкән вакытта йөрәге туктаган.
Республика Башлыгы Рәсүл Сафинның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты һәм район хакимиятенә волонтерның гаиләсенә кирәкле ярдәм күрсәтергә боерды.
– Бу янгын безне нык хафага салды, чөнки һава шартлары катлаулы иде, – диде Радий Хәбиров. – Янгын берничә урында берьюлы барлыкка килде һәм күпчелек очракта коры яшен аркасында. Урманның куе җирендә чыкканнарына суны атларда гына алып килү мөмкин булды. Без барлык урыннарда да янгынны сүндердек, соңрак яңгырлар да безгә ярдәм итте.