Башкорстанда коронавирус йогышы таралуны булдырмау буенча оператив штаб карары буенча, Уфага Русиянең көньяк курортларыннан, аеруча Краснодар краеннан, килүче пассажирлар, аэропортта GOVID-19га тест утәчәк.
Сочидан килгән "Pegas Fly" авиакомпаниясенең "EO-146" рейсында 202 пассажир коронавирус инфекциясе булу-булмауга беренче тикшерү узган.
"Boeing 737-900" һава судносы бортында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белгечләре туристларны яңа таләпләр белән таныштырган һәм термометрия үткәргән. 1нче терминалның килү зонасында коронавируска анализлар алу буенча биш медицина бригадасы эшләгән.
Җәйге сезонда «Уфа» аэропортыннан илнең көньяк төбәкләренә атнага 38 рейс ясала, 11 авиакомпания очышлар башкара. Август ахырына кадәр Кара диңгез курортларына авиапассажирлар йөртү белән республиканың 65 меңнән артык кешесе файдаланыр дип фаразлана.
Фото: "Башинформ"