+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 июль 2020, 15:35

Яман шештән вафат булучылар кими

Башкортстанда да бу күрсәткеч кими.

Русиялеләр яман шеш авыруыннан сирәгрәк үлә башлады. Гыйнвар, февраль һәм март айларында үлем дәрәҗәсе, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 3,9 процентка кимегән һәм 100 мең кешегә 199 очрак тәшкил иткән. 2019 елның гыйнварында һәм февралендә Русиядә яман шештән үлүчеләр саны 100 мең кешегә 207 очрак дәрәҗәсендә булган. Онкология аркасында үлем очракларының кимүе "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип билгеләп үттеләр. 2024 ел ахырына кадәр бу күрсәткеч 100 мең кешегә 185 очракка кадәр кимергә тиеш. Бу елга максатлы күрсәткеч - 197 очрак. Фото:m.lenta.ru
Читайте нас