+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 июль 2020, 19:11

Радий Хәбиров һава-десант гаскәрләре ветераннары белән очрашты

Башкортстан Башлыгы десантчыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Бүген Уфаның "Торатау" конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе Һава-десант гаскәрләре ветераннары белән очрашты. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 2 августта бөтен ил ВДВ барлыкка килүнең 90 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шул гамәлдән Радий Хәбиров десантчыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

– Башкортстаннан ВДВ солдатлары һәм офицерлары барлык кораллы конфликтларда диярлек катнашты. Алар үзләрен Бөек Ватан сугышында да, Әфганстанда да, контртеррористик операцияләрдә дә күрсәтте, – дип белдерде Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров шулай ук ВДВ ветераннары белән яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Читайте нас