+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 август 2020, 07:35

Сак булыгыз! Республикага көчле җил килә

Синоптиклар һава торышы кинәт үзгәрүе турында белдерә.

Синоптиклар һава торышы кинәт үзгәрүе турында белдерә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарны һава торышы начарлануы турында кисәтә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, төбәктә бүген, 2 августта, көндез җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Бүген урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Җил төнлә көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан, көндез көньяк-көнбатышка күчәчәк. Яшен вакытында җил көчәя.
Һава температурасы төнлә 15-20 градус, урыны белән 10, көндез 25-30 градус, республиканың көньягында 33 градуска кадәр күтәрелә.

Фото: arnapress.kz
Читайте нас