Киләсе кышка 1,5 меңнән артык казанлык һәм 4 мең километр җылылык челтәре әзерләнәчәк.
Бу хакта бүгенге атналык оператив киңәшмәдә вице-премьер-төбәкнең торак-коммуналь хуҗалыгы министры Борис Беляев хәбәр итте.
Эшләр барышында 140 километр чамасы җылылык һәм 228 километр суүткәргеч челтәрләре алыштырылачак - бу узган ел дәрәҗәсенә туры килә. Республиканы кышка әзерләүгә чыгымнарның гомум күләме 5,38 миллиард сум дип бәяләнә. Ведомство муниципалитетларда коммуналь хуҗалыкны планлы күчмә тикшерүләр үткәрә.
Борис Беляев сүзләренә караганда, эш темплары 15 сентябрьгә торак-коммуналь комплекс объектларының яңа җылылык чорына әзер булачагын ышанып әйтергә мөмкинлек бирә.
1 июльгә торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең энергия ресурслары өчен срогы чыккан бурычы 5,67 миллиард сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ул 2,5 миллиард сумга кимегән. Моңа елның салкын вакытында гына җылылык өчен түләүгә күчү, шулай ук чимал белән тәэмин итүче оешмаларның халык белән турыдан-туры килешүләрен гамәлгә кертү дә ярдәм итте.
– Без бик катлаулы, шул исәптән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә еллар буе тупланган финанслар проблемасын да хәл итәбез, - диде Радий Хәбиров. - Сезнең хезмәтегез өчен рәхмәт, аның ярдәмендә бурычлар суммасын киметә алдык, хәер, ул һаман да шактый саллы булып кала бирә.
Төбәк Башлыгы коммуналь хезмәтләргә халыкка оператив рәвештә җылылык бирүгә әзер булырга кушты һәм җылылык бирү сезоны башлану турындагы карарны республика һава шартларыннан чыгып кабул итәчәк, дип ассызыклады.
Фото: правительстворб.ру