Башкортстан әлегә коронавирус аркасында чикләүләрне бетерүнең икенче этабына әзер түгел, дип белдерде Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.
Ул ассызыклавынча, коронавирус буенча хәл әлегә тотрыклы бара, әмма сизелерлек яхшыру юк, 1 сентябрьгә яхшырак күрсәткечләр белән якынаю бурычын куйсак та.
«Республикада инфекциянең таралу дәрәҗәсе шактый югары. Без әле коронавирус аркасында чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчәлмибез. Кинотеатрларны ачу турында сөйләшкән идек. Бу көн 15 августка билгеләнде. Карарбыз, хәлләр ничек булыр, шуңа күрә кинотеатрлар әзерләнсен.
Әмма төбәктә эпидемиология вәзгыяте яхшырачакмы, әллә начарланачакмы, шуннан чыгып эш итәчәкбез. Икенче этапка күчмәсәк, без берни дә ачмаячакбыз", - дигән нәтиҗә ясады Башкортстан Башлыгы.