Чүп чыгаруга тарифлар яңадан каралып, икътисади нигезләнгән дәрәҗәгә җиткереләчәк.
Бу хакта оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Башкортстанда чүп чыгарган өчен түләүнең уртача җыелу күләме 85 процент тәшкил итә.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, төбәк операторлары тарифны арттыру турында тәкъдимнәр белдергән, чөнки чүп чыгарган өчен хәзерге түләү күләме икътисади яктан нигезләнмәгән.
"Эшкәртү буенча реформаның беренче фазасын үтәбез. Икенче фаза - чүпне үтилләштерү һәм сортларга аеру. Полигоннар һәм чүп-чарны сортларга аеру станцияләре турында уйларга кирәк. Башкортстанда Русия буенча иң түбән тариф — ул икътисади нигезләнмәгән. Икътисади нигезләнгән тариф буенча тәкъдимнәрне карарга әзербез, фикер алыша башлагыз", - диде Башкортстан Башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, башта чүп чыгаруны җайга салу, контейнерлар белән мәсьәләне хәл итү бурычы тора иде. Хәзер бу эш җайга салынган.
"Машина бөтенләй килмәгәндә халыктан акча җыярга минем намусын җитмәс иде", - диде Радий Хәбиров.
Фото: gorobzor.ru