Башкортстанда кибетләргә кагылышлы тыюлар законлы көченә керде.
Әйтик, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боерыгына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 1 августтан күпфатирлы йортларда эшкуарларга мебель, синтетик товарлар, автозапчастьләр сату нокталарын, кер юу, химчистка, мунча һәм сауна урнаштырырга ярамый.
Шулай ук, торак һәм җәмәгать биналарында, мондый корылмаларның подвалларында янучы газлар, җиңел янып китүче сыеклыклар һәм башка шартлаткыч әйберләр сату тыела.
Эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Флүр Әсәдуллин билгеләп үткәнчә, кертелгән чикләүләрдән республикада күп кенә предприятиеләр зыян күрәчәк. Шулай ук бизнес-омбудсмен Хөкүмәт адресына тыюларны яңадан карау үтенече белән ачык хат җибәрергә ниятләвен белдерде.
"Ә бездә Уфада гына да шундый предприятиеләр күпме! Күпме эшкуар зыян күрәчәк? Ярославльдә Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләрнең төбәкара киңәшмәсендә коллегалар белән бу хакта сөйләштек. Тыюларны яңадан карау өчен Русия Хөкүмәтенә уртак хат әзерләячәкбез", - дип язган Флүр Әсәдуллин социаль челтәрләрдә.
Фото: club-cars.ru