Республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә 1 сентябрьгә әзерлек турында хәбәр итте.
Төбәк җитәкчесе хәбәр итүенчә, коронавирус чире кабынып китмәсен өчен мәктәпләрдә хәвефсезлек чараларын тәэмин итү мөһим. Ул белдерүенчә, уку елы традицион форматта башланачак.
- 1 сентябрьдә мәктәпләр, балалар бакчалары ачылачак һәм йөзләгән, меңләгән бала мәктәпкә агылачак Укытучылар киләчәк һәм алар барысы да ябык коллективларда булачак. Монда ниндидер гадәти булмаган һәм тагын да камилрәк алымнар уйлап табарга кирәк, чөнки мин тагын бер кабат әйтәм, әгәр дә хәзер мәктәпләрне ачып, аннары чир кабынып, аларны ябарга туры килсә, бу иң кыены булачак. Без бу көнгә әзерләнергә һәм тыныч кына уздырырга тиеш. Анда эш күләме бик зур, - диде Радий Хәбиров.
Аның сүзләренә караганда, киләсе атнада уку процессының детальләре турында фикер алышу планлаштырыла, шулай ук ул мәктәпләр өчен саклану чараларын әзерләргә һәм сатып алырга кирәк булачагын билгеләп үтте.