+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 август 2020, 08:45

Авариядә 8 яшьлек бала зыян күргән...

Башкортстанның Бүздәк районында М-5 «Урал» автомобиль юлының 1360нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.

Башкортстанның Бүздәк районында М-5 «Урал» автомобиль юлының 1360нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.

ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, анда "Lifan", "КамАЗ" һәм "Kia Optima" машиналары бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә "Lifan" йөртүчесе һәм аның 8 яшьлек улы, шулай ук 56 яшьлек "Kia" пассажиры дәваханәгә китерелгән.

ЮХХДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләрен һәм шартларын ачыклауны башлады. Ведомство мәгълүматлары буенча, 3 августта республика юлларында 15 кеше имгәнгән сигез авария теркәлгән.

Шулай ук, соңгы тәүлектә юл кагыйдәләрен бозуның 2120 очрагы теркәлгән һәм 55 исерек водитель тоткарланган.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Читайте нас