Башкортстанда коронавирус белән зарарланган ничә кеше бар?
Башкортстанда коронавирус йогышының расланган 6 886 очрагы исәпләнә. Соңгы тәүлектә COVID белән авыручылар саны 35 кешегә арткан, дип хәбәр ителә "рфстопкоронавирус" сайтында.
6 886 авыру арасыннан 5300 кеше сәламәтләнде, шуларның 91е — узган тәүлектә.
Башкортстанда COVID-19дан үлү очраклары тәүлек эчендә теркәлмәгән һәм элеккегечә 23 кеше тәшкил итә.
Русия төбәкләрендә пандемия башланганнан бирле барлыгы 861 423 COVID-19 инфекцияле кеше теркәлгән.
Фото:https://go.mail.ru/redir?