+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 август 2020, 11:40

Бер тәүлектә 4 кеше үлгән...

Аларның барысының да гомере авария нәтиҗәсендә өзелгән.

Аларның барысының да гомере авария нәтиҗәсендә өзелгән.

5 августта Башкортстан юлларында унҗиде автомобиль авариясе теркәлгән, аларда дүрт кеше үлгән һәм ундүрт кеше җәрәхәтләнгән. Ике авария җәяүлеләр аркасында килеп чыккан. Алар рөхсәт ителмәгән урында юлны кисеп чыккан. Нәтиҗәдә, алар икесе дә һәлак булган.

Барлык юл транспорты һәлакәтләре буенча тикшерү башланган, аның барышында аларның сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыкланачак.

Республиканың Баш автоинспекторы Динар Гыйльметдинов белдерүенчә, соңгы тәүлектә юл кагыйдәләрен бозуның 2200 очрагы теркәлгән һәм 30 исерек водитель тоткарланган.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Читайте нас