Баймакта бу мәсьәлә буенча брифинг узды. Баймак районы хакимият башлыгының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары катнашлыгында "Өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гражданнарга, шулай ук балигъ булмаган инвалид баласы булган гражданнарга җир кишәрлеген милеккә бушлай бирү шартларын яхшырту максатларында бер тапкыр түләнә торган акчалата түләү бирү тәртибен раслау турында" Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең карары проекты буенча брифинг узды. Әлеге проектта күпбалалы гаиләләргә һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә җир кишәрлеге урынына 250 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү бирү кагыйдәләре һәм шартлары каралган. Брифингта халыктан килгән бик күп сорауларга җавап бирде белгечләр. Шулай ук анда бу ярдәмне алу өчен нинди документлар һәм шартларны үтәргә кирәклеге дә билгеләнде. Фото:baimak.bashkortostan.ru