Башкортстанда туризм өлкәсе һәм федераль киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен мәгълүмати һәм матбугат турлары узачак.
6-9 августта Башкортстан Республикасында туризм өлкәсе һәм федераль киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен мәгълүмати һәм пресс-турлар башлана. Әлеге чаралар «Русия турлары» проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Башкортстан территориясендә турлар Туризм буенча федераль агентлык тарафыннан Башкортстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты ярдәме белән оештырылды.
«Русия турлары» проектының төп максатлары - төбәкләрнең дөнья һәм эчке туристлык базарларындагы мөмкилекләрне алга этәрү һәм популярлаштыру, туристлык продуктының көндәшлек сәләтен арттыру, шулай ук Русия һәм чит ил туристлык бизнесына Русия туристлык базарының потенциалы турында мәгълүмат бирү. «Русия турлары» проектында илнең 14 төбәге катнаша.
Башкортстанда узачак мәгълүмати һәм матбугат турларында Русия Федерациясе субъекты территориясендә эшләүче туристик оешмаларның җиде вәкиле катнашачак. Алар белән бергә республикага «Лента.ру», «Новый Крит, The New Crete», «АиФ-Петербург», «Metro» һәм «Сноб Медиа» федераль басмаларының вәкилләре киләчәк.
Сәяхәтчеләр дүрт көн дәвамында республиканың тарихи һәм истәлекле урыннары, төрле табигать һәм архитектура һәйкәлләре, ял базалары һәм отельләре белән танышачак, «Торатау» геопаркында, «Шүлгән-Таш» дәүләт табигать тыюлыгында, шулай ук башка объектларда булачак. Танылган блогер һәм җәмәгать эшлеклесе Рәис Габитов башкала кунакларына хәзерге вакытта Башкортстанда салына торган зур Көньяк Урал сукмагы турында сөйләячәк. Уфада турларда катнашучылар өчен шәһәрнең тарихи үзәге һәм заманча локацияләр буенча экскурсия узачак.
9 августта Нуриман районында Башкортстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты, туризм өлкәсе һәм матбугат вәкилләре катнашлыгында "түгәрәк өстәл" узачак.
Фото: Олег Яровиков