+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 август 2020, 19:25

Төзүчеләр көне белән!

Башкортстан Русиядә торак төзелеше буенча лидер төбәкләр бишлегенә керә.

Башкортстан Русиядә торак төзелеше буенча лидер төбәкләр бишлегенә керә. Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә дә бүген төзүчеләрне котлады. "Мәктәпләр, балалар бакчалары, торак йортлар төзибез. Без, вирусларга һәм икътисадның тотрыксыз торышына карамастан, бер генә көнгә дә туктамадык. Мин төзелеш тармагының һәр вәкиленә моның өчен рәхмәтлемен. Башкортстан Русиядә торак төзелеше буенча лидер төбәкләр бишлегенә керә. Бу - мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, поликлиникалар, ФАПлар, спорт комплекслары. Төзүчеләр кыска вакыт эчендә Уфа янында 470 урынга йогышлы авырулар үзәге төзеп, батырлык кылдылар дип ышанам. Башкортстанның төзелеш комплексы - зур армия. 70 мең кеше төзелешләрдә, подряд оешмаларында, проект институтларында, тармакның башка предприятиеләрендә эшли. Нәкъ менә шушы кешеләр үз хезмәтләре белән республикабызның киләчәген төзи, аның йөзен дистәләрчә елларга алга таба билгелиләр. Барысын да якынлашып килүче бәйрәм, Төзүчеләр көне белән! Сезгә тынычлык һәм игелек телим!" - дип язган ул постында. Фото: glavarb.ru
Читайте нас