+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 август 2020, 19:50

"Балалар өчен без һәрвакыт акча табачакбыз!"

7 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфага эш сәфәре вакытында социаль һәм спорт объектлары төзелеше, ихата территорияләрен төзекләндерү барышы белән танышты, республика башкаласының үсеш перспективалары турында фикер алышты.

7 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфага эш сәфәре вакытында социаль һәм спорт объектлары төзелеше, ихата территорияләрен төзекләндерү барышы белән танышты, республика башкаласының үсеш перспективалары турында фикер алышты.

Башкортстанда Уфада «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы урнашачак урынны сайлау буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала.

Стеланы урнаштыру урыннарының берсен бүген Радий Хәбиров карап чыкты. Бу - Җиңү паркы каршындагы аллеягә керү мәйданчыгы. Идея авторлары фикеренчә, монда һәйкәл кую төзелеш комплексына тантаналылык бирәчәк һәм Башкортстанда яшәүчеләрнең тылдагы хезмәт батырлыгының әһәмиятен ассызыклаячак. Төбәк Башлыгы тавыш бирү нәтиҗәләрен көтәргә киңәш итте.

Аннары Башкортстан Башлыгы Тынычлык урамында урнашкан «Книжка» бизнес-үзәгендә булды. 2019 елның маенда биредә «Минем бизнес» офисы ачылды, анда эшкуарлар «бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт ярдәме чаралары буенча кирәкле консультацияләр ала алалар.

- Һәркемгә билгеле булган "Книжка" инновацион эшкуарлык йорты булачак. Бу, асылда, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча күләмле үзәк. Хәзер без аны төзекләндерәбез, барысы да матур булсын, – диде Радий Хәбиров. – Бу бизнес-үзәктә без шәһәрнең төньяк өлеше эшкуарларын җыярга, аларга эшләү өчен уңайлы шартлар тудырырга планлаштырабыз.

Сипайлово бистәсендә «Башкортстан ихаталары» программасы кысаларында Яр буе һәм Юрий Гагарин урамнарындагы биш йорт территориясен төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Биредә, аерым алганда, юлларга, тротуарларга, җәяүлеләр юлларына асфальт түшәлгән. Шулай ук балалар өчен уен мәйданчыклары, эскәмияләр урнаштырылган. Һәркайда видеокүзәтү системасы җиһазландырылган, газоннар эшләнгән. Эшләрнең гомум бәясе 35 миллион сум тәшкил иткән.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, биредә матур заманча урын барлыкка килгән. Әмма ихатада спорт мәйданчыгы җитми. Төбәк җитәкчесе аны урнаштыру мөмкинлеген карарга һәм тиешле проект әзерләргә кушты.

Алга таба Радий Хәбиров мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен Республика тернәкләндерү үзәген булдыру проектын гамәлгә ашыру белән танышты. Аны башкаланың Киров районындагы «Салют» шифаханә-савыктыру лагере базасында реконструкциялиләр.

- 2022 елда без бу проектны тәмамларбыз дип өметләнәм. Ул безнең «үзенчәлекле» балаларга төрле яклап үсеш өчен бик кирәк, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Киләчәктә Алкинода һәм Красноусолда балалар сәламәтләндерү шифаханәләренә дә игътибар итәчәкбез. Бу бик яхшы объектлар, әмма аларны яңартырга кирәк. Моның өчен без һәрвакыт акча табачакбыз.

Фото: глава рб
Читайте нас