Кичә башкалада көчле җил, яңгыр булды.
Гарасат вакытында Орджоникидзе, Калинин, Октябрь һәм Совет районнарында 28 агач ауган.
Нәтиҗәдә, 11 автомобиль, 11 электр тапшыру линиясе участогы, аерым алганда электр линияләре зыян күргән. Шулай ук ике кешенең имгәнү очрагы да теркәлгән: 1996 һәм 1997 елгы яшь кешеләрне агач баскан. Зыян күрүчеләр дәваханәдә.
Хәзер агачларны кисәләр,, биналарның түбәсен тикшерәләр. Электр белән тәэмин итү челтәрләре төнлә авария бригадалары тарафыннан тергезелгән.
Көчле җил һәм яңгыр нәтиҗәләрен бетерүгә барлыгы 145 кеше, 71 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Бүген көчле яңгырлар республиканың көнчыгышында көтелә.
Фото: bashinform.ru