Республика Башлыгы Радий Хәбиров физкультурачыларны бәйрәм белән котлады. Аерым алганда, анда болай диелә.
"Хөрмәтле дуслар!
Сезне Бөтенрусия физкультурачылар көне белән котлыйм!
Бу искиткеч бәйрәм спортчыларны һәм тренерларны, спорт сөючеләрне, сәламәт яшәү рәвеше тарафдарларын берләштерә.
Безнең республика үзенең спорт традицияләре, Олимпия, Паралимпия, Сурдлимпия уеннары, дөнья һәм башка беренчелекләр җиңүчеләре һәм призерлары белән билгеле.
Без халыкның физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә мөмкинлеге булсын, профессиональ спортчыларның абруйлы ярышларда җиңүләренә ирешсен өчен барысын да эшлибез. Ел саен шәһәр һәм авылларда яңа физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, бассейннар, спорт үзәкләре, тренажер заллары, урам спорт мәйданчыклары ачыла.
Килеп туган эпидемиологик хәл үз төзәтмәләрен кертте. Без әлегә стадионнарга һәм ареналарга күпләп йөри, яраткан командалар өчен җан ата алмыйбыз. Без физкультура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше кешеләргә бу халәттән ныгып, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәр дип ышанабыз.
Чемпионнарыбызга, спорт ветераннарына, белгеч-тренерларга, педагогларга, табибларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Башкортстанның барлык физкультура-спорт берләшмәсенә иминлек, уңышлар һәм яңа якты казанышлар телим!"
Фото: "Башинформ"