+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 август 2020, 19:05

Югары әзерлек режимында чираттагы үзгәрешләр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген, 7 августта, коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле элегрәк кертелгән югары әзерлек режимына яңа үзгәрешләр кертте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген, 7 августта, коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле элегрәк кертелгән югары әзерлек режимына яңа үзгәрешләр кертте.

Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган, үзгәрешләр кул куелган көннән үз көченә керә.

Хәзер, документ нигезендә, барлык сәүдә объектлары, финанс оешмалары, медицина учреждениеләре һәм кешеләр күпләп җыела торган башка урыннар көн саен тулы дезинфекция үткәрергә тиеш, кешеләрне шәхси саклану чараларыннан башка эчкә кертү тыела.

Яңа кагыйдәләр буенча, шулай ук, «Башавтотранс»ның барлык автобусларында да дезинфекция чаралары булырга тиеш, ә пассажирларга салонда битлекләрсез йөрү катгый тыела, диелә.

Документта хәзер 2020-21 еллар сезонында «Тинькофф»ның Премьер-лигасы матчларын трибуналарның чиреге тулы булганда үткәрергә мөмкин, диелгән.

Фото: gorobzor.ru
Читайте нас