Уфаның ул кайсы урамнарыннан үтәчәк? Уфа трамвай челтәрен үстерү перспективалары турында чираттагы «Транспорт сәгате»ндә фикер алыштылар. Аны бүген видеоконференция режимында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров уздырды. Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары, транспорт һәм элемтә идарәсе башлыгы Илдар Юланов Уфаның төньяк һәм көньяк өлешләре арасында бердәм трамвай хәрәкәтен тергезү планы проектын тәкъдим итте. Ул моннан 20 ел элек Октябрь проспектында трамвай юлларын сүтеп бетергәннән соң өзелде. Илдар Юланов сүзләренчә, берничә вариант каралган, шул исәптән Октябрь проспекты буенча трамвай хәрәкәтен тергезү. Нәтиҗәдә, Русия урамы буенча яңа маршрут үткәрү тәкъдим ителә. - 10 километрлы линия төзү юл челтәре йөкләнешен киметергә һәм шәһәр халкы өчен тиз һәм уңайлы хәрәкәтләнүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Илдар Юланов. - Яңа трасса урамны төзекләндерү һәм яшелләндерүгә зыян китермәячәк. Алга таба планнарда - Инорс һәм Сипайлово бистәләрен трамвай юллары белән тоташтыру. Радий Хәбиров республика башкаласы өчен масштаблы инфраструктура проектын федераль финанслауга заявка әзерләргә һәм Уфа үсешенең яңа Генераль планында планлаштырылган транспорт маршрутларын исәпкә алырга кушты. Фото: glavarb.ru