Ә коронавирустан препаратлар кайчан кулланыла башлаячак? Владимир Путин грипптан Русиядә яшәүчеләрнең 60 процентка кадәрен вакцина белән тәэмин итүне йөкләде, шуның 75 процентын хәвеф төркеменә кергән кешеләр тәшкил итәргә тиеш. Президент, коронавирустан препаратны дәүләт теркәвенә алганнан соң кулланырга мөмкин булачак, дип өстәде. Вакцинацияне киң колачлау өчен дәүләт башлыгы финанслауны тәэмин итәргә йөкләде. Башкарылган эш турындагы доклад белән 1 октябрьгә кадәр Премьер-министр Михаил Мишустин чыгыш ясаячак. Шуннан соң Хөкүмәт башлыгы ай саен хисап тотачак. Фото:ria.ru