+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 август 2020, 07:10

Матур да, "акыллы" да тукталышлар күп бездә

Башкалабыз Уфа шәһәренең муниципаль маршрутлары буенча тукталышлар реестрында 1233 тукталыш исәптә тора. "Уңайлы шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында, шәһәрдә 135 "акыллы тукталыш" куелды.

Башкалабыз Уфа шәһәренең муниципаль маршрутлары буенча тукталышлар реестрында 1233 тукталыш исәптә тора. "Уңайлы шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында, шәһәрдә 135 "акыллы тукталыш" куелды.

Шуларның 115енә «Уфагортранс» предприятиесе хезмәт күрсәтә. Әлеге тукталышлар светодиод яктырткычлар, җәмәгать транспортының килү вакыты турында мәгълүматны чагылдыру мөмкинлеге булган табло, «112» бердәм номеры буенча ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыру төймәсе, usb-мобиль җайланмалар өчен зарядка белән җиһазландырылган.

Шулай ук тукталыш павильоннарында өч тышкы видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. Һәр пассажир предприятиенең "кайнар линия"сенә (8-800-600-51-84 телефоны, яки 273-94-29 номеры) видеоязма бирүне сорап мөрәҗәгать итә ала.

Шул ук вакытта предприятие хезмәткәрләре видеоархивны саклау өчен гаризалар терки. Гаризаны вакыйга вакытыннан 5 календарь көн эчендә эшләргә кирәк. Предприятие хезмәткәренә вакыйганың датасын, вакытын һәм адресын хәбәр итәргә, гариза номерын алырга, аны хокук саклау органнары вәкиленә тапшырырга кирәк.

Алга таба видеоязма күчермәсен «Уфагортранс» предприятиесенә язма запрос, гариза номеры белән мөрәҗәгать иткән хокук саклау органнары вәкиле генә алырга мөмкин.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас