Быелдан «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында балалар өчен түләү алучы гаиләләр саны шактый арткан.
Бу түләүләр чорының озынаюы һәм ихтыяҗ критерийларының үзгәрүе белән бәйле. Әгәр элек ата-аналар бала 1,5 яшькә җиткәнче өстәмә акча алса, быелдан түләү чоры 3 елга кадәр озайтылды.
Моннан тыш, элек акча җан башына уртача керем яшәү минимумы 1,5 булган гаиләләргә исәпләнгән булган. Быелдан башлап түләүләр бер кешегә 2 яшәү минимумыннан кимрәк булган барлык гаиләләргә дә билгеләнгән.
Хәзерге вакытта республиканың 22 меңнән артык гаиләсе беренче, өченче һәм аннан соңгы балаларга түләү ала. Икенче балага пособие ана капиталы исәбеннән түләнә, шуңа бәйле рәвештә аны билгеләү өчен Башкортстан буенча Русия Пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Күрсәтелгән пособиеләрне түләү вакытында рәсмиләштерелсә, бала туган көннән алты айдан да соңга калмыйча башкарыла. Калган очракларда ай саен түләүләр аларны билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән көннән башлана.
Фото: "ВКонтакте"