+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 август 2020, 13:54

Тагын бер корбан...

Соңгы тәүлек эчендә Башкортстанда тагын бер пациент яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булды.

Соңгы тәүлек эчендә Башкортстанда тагын бер пациент яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булды.

Республикада COVID-19 сырхавыннан барлыгы 26 кеше вафат булган.


Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, вафат булучы - Стәрлетамакта яшәүче 57 яшьлек кеше. Пациентның сырхавы авыр формада уза, аның геморрагик бронхиты да була, нәтиҗәдә, кискен респиратор җитешсезлек барлыкка килә.

14 августка республикада яңа коронавирус йогышы белән зарарлануның 7234 очрагы ачыкланган, аларның 37се соңгы тәүлек эчендә расланган.


6292 кеше сәламәтләнгән. Хәзерге вакытта авыручылар саны - 1335.

Әле стационарда 160 кеше дәвалана, 9 пациент авыр хәлдә. Амбулаторияләрдә коронавирустан 756 кеше дәвалана.

Моннан тыш, тәүлек эчендә дәваханәдән тыш пневмониянең 78 очрагы ачыкланган.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас