+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 август 2020, 19:10

Авыручылар саны ни өчен арта?

Радий Хәбиров авырулар санын ничек киметү мөмкинлеге турында сөйләде.

Радий Хәбиров авырулар санын ничек киметү мөмкинлеге турында сөйләде. Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция режимында чираттагы «Сәламәтлк сәгате»н уздырды. Төп темалар - кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр санын киметү һәм офтальмологик хезмәтне үстерү. Традиция буенча, киңәшмә башында сәламәтлек саклау темасы буенча халыкның мөрәҗәгатьләре аналитигы, республика Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская 2020 елның гыйнварыннан август аена кадәр чорда төп темалар арасында коронавируска каршы көрәш, дәвалау турында үтенечләр, табиблар эшен оештыру, белгечләр җитмәү турында сөйләде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, 2020 елның беренче яртысында республикада үлүчеләр саны кими һәм узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән артмый. Шул ук вакытта сулыш алу юллары авыруларыннан һәм кан әйләнеше системасыннан үлүчеләр саны артуы күзәтелә. Радий Хәбиров фикеренчә, моның сәбәбе - үзизоляция вакытында кешеләр дәваханәгә йөрмәгән, диспансеризация узмаган һәм планлы дәвалану алмаган. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүләрне киметү эше турында сөйләде. 2020 елның беренче яртысында бу күрсәткеч 100 мең кешегә 501,5 очрак тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ул 14,9 процентка кимегән. Шул ук вакытта әлегә федераль үзәк тарафыннан билгеләнгән максатлы күрсәткечкә ирешеп булмады. Бу күп яктан коронавирус пандемиясе белән бәйле. Төзелгән муниципальара офтальмология үзәкләре Башкортстанның бөтен көньяк өлешен колачлый, анда яшәүчеләргә хәзер Уфага яки башка төбәкләргә операцияләргә килергә кирәкми. Тиешле ярдәмне, шул исәптән күз авырулары буенча Уфа фәнни-тикшеренү институты һәм Бөтенрусия күз хирургиясе үзәге белгечләрен җәлеп итеп, алар үз территориясендә алырга мөмкин. Фото:glavarb.ru
Читайте нас