+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 август 2020, 14:04

16 август. Янә бер корбан.

2020 елның 16 августына Башкортстанда короновирустан 6 меңнән артык кеше терелгән.

2020 елның 16 августына Башкортстанда короновирустан 6 меңнән артык кеше терелгән.


Башкортстанда 16 августка 7302 коронавирус инфекциясе очрагы расланган (тәүлеккә 34 кеше). Оператив штаб мәгълүматларына караганда, 6502 кеше (+19) сәламәтләнгән.


Дәвалауда 773 кеше кала, 114е — стационарда, 659ы авыруны җиңел формада, амбулатор дәвалауда була. Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле үлүчеләр саны бер кешегә арткан һәм 27 кеше тәшкил итә.


Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Уфада яшәүче 63 яшьлек ир коронавирустан вафат булган. Аның моңа кадәр йөрәкнең ишемик авыруы сырхавы булган.


Тәүлек эчендә дәваханәдән тыш пневмония 78 пациентның диагностикаланган, 76 кеше сәламәтләнгән.


Фото: "Башинформ".



Читайте нас