"Юлны автобус каплады, мин аларны күрмәдем", - дип аңлата руль артында булган 20 яшьлек кыз.
Берничә көн элек башкаланың Комаров урамында 20 яшьлек автоледи ике кешене бәрдергән. Әнисе белән 6 яшьлек бала яшел светофорга юл кичкән. Борылмадан зур тизлектә "Тойота" машинасы очып чыккан. Балалы хатын бу вакытта телефоннан сөйләшеп барган, машинаны күрмәгән.
Машина бәрдергәч, җәяүлеләр берничә метрга читкә очкан.
Алган җәрәхәтләрдән хатын үлә, аның белән бергә тумыйча калган бала һәлак була. 6 яшьлек бала әлегә комада. Бу халәттән чыккач, аңа яңача яшәргә өйрәнергә туры киләчәк.
Ә текә машинадагы яшь автоледига бу гөнаһ белән яшәргә кирәк булачак. Әгәр ул аны таныса инде... Әлегә ул гаебен каре кага, юлны автобус бүлде, мин берни күрмәдем, ди. Әмма урыннан төшерелгән фото-видео матералдан күренүенчә, юл буш булган.
Юлга бу мәмбәк тавык мие эчеп чыккандыр инде...
Фото:https://bash.news/