+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 Августа 2020, 08:00

Җәйнең иң салкын атнасы башланды...

Синоптиклар республикага салкын һава агымы керүен белдерә.

Синоптиклар республикага салкын һава агымы керүен белдерә.

Бу атнада Башкортстанның төньяк һәм көнбатыш районнарында +1 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Башгидрометүзәк синоптиклары мәгълүматларына караганда, бу 19 августка каршы төндә булачак. Башлангыч фаразларга караганда, бу атна август аенда гына түгел, җәйнең иң салкын көннәре булачак.
Һава температурасы көндез +13тән +19 градуска кадәр күтәрелә. Төнлә +8гә кадәр төшәчәк. Республиканың кайбер районнарында яңгырлар, яшен һәм боз явуы көтелә.
Төбәктә ял көннәрендә генә җылытачак. Көндез +20 градустан да югарырак күтәрелүе мөмкин. Явым-төшем көтелми.

Фото: gazetaingush.ru
Читайте нас