18 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа буенча эш сәфәре вакытында Комсомол һәм 8 Март урамнарында ремонт барышын тикшерде, шулай ук мәктәпләрнең киләсе уку елына әзерлеген бәяләде.
2021 елда илнең иң яхшы мәктәпләре арасына кергән 21нче лицей 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Кызганычка каршы, уку йорты урнашкан бина авария хәлендә һәм кешеләр өчен куркыныч тудыра. Шуңа күрә яңа уку елында мәктәп укучыларына һәм педагогик коллективка 41нче һәм 126нчы мәктәпләргә күченергә туры киләчәк.
Проблеманы хәл итү өчен Радий Хәбиров лицейны реконструкцияләүне Республика адреслы инвестиция программасына кертергә һәм бинаны яңартуга керешергә кушты. Ремонт эшләре уку йортының юбилеена, 2021-22 елларга тәмамланырга тиеш.
Мәктәп коллективы белән аралашканда төбәк Башлыгы дәресләр башлануга аерым игътибар бирде.
- Сезгә җиңел булмаган шартларда эшләргә туры киләчәк. Шуңа күрә бик үтенәм: үзегезне саклагыз, - диде Радий Хәбиров. - Быел без медицина инспекторлары институтын кертәбез, алар барлык санитар нормаларны үтәүне күзәтәчәк. Моңа аңлап каравыгызны үтенәм.
Яңа уку елында Уфада мәктәп укучылары агымын визуализацияләү буенча эксперимент узачак. Төсле юнәлешләр укучылар агымын аерырга һәм коронавирус белән зарарлану куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бу методиканы сынап карарга Радий Хәбиров тәкъдим итте. Киләчәктә тәҗрибә бөтен республика буенча таратылачак. Эксперимент өчен мәйданчыкларның берсе 19нчы урта мәктәп булачак.
Радий Хәбиров Һәдия Дәүләтшина бульварыннан Лесотехникум урамына кадәр Комсомол урамын реконструкцияләүнең барышы белән танышты.