+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 август 2020, 11:30

Чиста су - сәламәтлек нигезе

Бүген Премьер-министрның беренче урынбасары Андрей Назаров үткәргән Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында 2024 елга кадәр эчәргә яраклы су белән тәэмин итү объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча төбәк программасын актуальләштерү мәсьәләләре каралды.

Торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирина Голованова билгеләп үткәнчә, “Чиста су” төбәк программасы 52 торак пунктта биш ел эчендә 31 су белән тәэмин итү объектын төзүне һәм реконструкцияләүне күздә тота. Төп максат - үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларыннан сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин ителгән халык өлешен 87,6 дан 92,5 процентка кадәр арттыру.

Хәзер эшләр Уфа районында һәм Стәрлетамак шәһәрендә алып барыла. Программаны корректировкалау нәтиҗәсендә 2020 елга район үзәкләрендә яңа өч капиталь төзелеш объектын файдалануга кертүгә ирешелде, аларны 2021 елда гына башларга планлаштырганнар.

- Республикада яшәүчеләрнең барысының да эчәргә яраклы сыйфатлы су белән файдалануына омтылырга кирәк, - дип йомгак ясады Андрей Назаров. - Чиста су - яхшы сәламәтлек нигезе.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас