+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 август 2020, 10:08

"Сәламәт республика - сәламәт төбәк"

Республиканың авыл халкына медицина ярдәменең үтемлелеген арттыру өчен 24 августтан 10 ноябрьгә кадәр шулай аталачак акция уздыру планлаштырыла.

Республиканың авыл халкына медицина ярдәменең үтемлелеген арттыру өчен 24 августтан 10 ноябрьгә кадәр шулай аталачак акция уздыру планлаштырыла.

Алты автопоезд республика торак пунктларына Уфа, Дуван, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Белорет маршрутлары буенча чыгачак. Районнар арасындагы озынлыкка һәм автопоездның транспорт үтемлелеге үзенчәлекләренә карап, уртача 7-10 район буенча узу каралган. Һәр маршрут буенча җаваплы кешеләр билгеләнгән.

Акциядә күчмә сәламәтлек үзәкләре, ФАПлар, флюорографлар һәм маммографлар катнашачак. Моннан тыш, бригадалар составына республика учреждениеләре белгечләрен, кардиомобиль, Республика стоматология поликлиникасының модулен, күчмә диагностика комплексларын, Республика клиник дәваханәсенең диагностика комплексын кертү планлаштырыла.

Табиб-белгечләр бригадалары составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог, балалар белгечләре һәм башкалар керәчәк.

Республиканың барлык районнары да колачланачак. Акция барышында авыл халкы белгечләрдән консультация ала, медицина тикшерүе уза һәм беренчел медицина ярдәме алачак.

Яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралу куркынычын булдырмау шартларында табибларның күчмә бригадалары эшләрен үткәрү санитар-эпидемиологик режимны үтәп башкару планлаштырыла.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас