+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 август 2020, 17:25

Уфаның Совет мәйданы нинди булачак?

18 августта Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданында булды.

18 августта Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданында булды.
Мәйданның үзендә һәм аның тирәсендәге территорияләрдә эшләр актив фазада бара. Биредә булачак фонтан өчен техник бүлмәләр оештырыла. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты каршындагы скверда иске тротуарны сүтәләр, кабельләр салалар һәм гранит түшәүгә нигез әзерлиләр. Реконструкция барышында подрядчылар республика җитештерүчеләренең продукциясен киң куллана. Аерым алганда, мәйданны тышлауда Учалы граниты кулланыла.
- Без бу мәйданны Уфаның тарихи үзәгендә оазис итеп ясарга телибез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Махсус киртәләрен урнаштырырга һәм ял көннәрендә Совет мәйданын һәм аның якындагы тирәлеген җәяүлеләр йөри торган территорияләргә әйләндерергә планлаштырабыз.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас