Бүгенге көнгә мәгълүматлар өмет уята.
Яңа коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны Башкортстанда 7 402гә җиткән. Соңгы тәүлек эчендә үсеш +35 тәшкил иткән.
Әлеге үсеш күрсәткечләре берничә көн үзгәрми диярлек.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә стационарда 115 кеше дәвалана, шуларның җидесе авыр хәлдә. Өч пациент ИВЛ аппараты ярдәменә мохтаҗ.
COVID-19 инфекциясеннән төбәктәге 673 кеше йортта дәвалана. Соңгы тәүлектә дәваханәдән чыгучылар саны кискен кимегән (+23). Пандемия башланганнан бирле барлыгы 6 587 кеше авырган. Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми (барлыгы 27).
Тәүлек эчендә дәваханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны – 81, пневмония белән авыручылар саны - 97.