+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 август 2020, 16:05

Безнекеләр - җиңүчеләр сафында

Башкортстан муниципалитетлары "Җәмәгать финанслары белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы муниципаль берәмлек" XIII Бөтенрусия конкурсы нәтиҗәләре буенча җәмәгать финанслары белән идарә итүнең югары сыйфатын күрсәтте.

Башкортстан муниципалитетлары "Җәмәгать финанслары белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы муниципаль берәмлек" XIII Бөтенрусия конкурсы нәтиҗәләре буенча җәмәгать финанслары белән идарә итүнең югары сыйфатын күрсәтте.
Күптән түгел әлеге конкурска йомгак ясалды.
Конкурс Русия финансистлар берлеге һәм «Бюджет» нәшрият йорты тарафыннан Федерация Советы һәм Русия Финанс министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Конкурста катнашучылар түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: бюджет керемнәре һәм муниципаль милек белән идарә итү сыйфаты, чыгымнар һәм муниципаль бурыч белән идарә итү, бюджет планлаштыруы һәм үтәлешенең сыйфаты.
Конкурста Русиянең 56 субъектыннан 173 муниципаль берәмлек катнашты.
Башкортстан муниципалитетлары бу конкурста һәрвакыт актив катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Быел республикадан 5 муниципаль район һәм 4 шәһәр округы катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча республиканың 3 муниципалитеты номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләнде:
"Бюджет керемнәре һәм муниципаль милек белән идарә итүнең югары сыйфаты өчен " - Мәләвез районы,
"Финанслар белән идарә итүнең ачыклыгы һәм үтә күренмәлелеге өчен" - Мәчетле районы һәм Сибай шәһәре.
Фото: bashinform.ru

Читайте нас