Икътисад фәннәре докторы, Башкортстан Мәгарифне үстерү институты ректоры Азат Янгиров Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның республикага «Башкортстан сода компаниясе» акцияләренең контроль пакетын кире кайтару турындагы тәкъдимен шәрехләде.
Галим фикеренчә, мондый карар төбәк икътисадына уңай йогынты ясаячак.
«Бер вакытта республикадан шактый зур предприятиеләр китте, бу «Башнефть» һәм «Сода». Шуның аркасында төбәк күп кенә "тере" акчаларны югалта. Хәтта Башкортстанның "БСК"да (38%) һәм «Башнефть»тә (25%) булган процентлар да республика исәп тотарга тиешле ресурслар түгел. Өстәвенә, бу - федераль дәрәҗәдәге эре корпорацияләр. Шуңа күрә, әгәр Башкортстан "БСК" акцияләренең контроль пакетын кире кайтарса — бу алга зур адым булачак һәм төбәк бюджетын тулыландыру тагын да артачак», - дип фаразлый Азат Янгиров.
«Башинформ» агентлыгы әңгәмәдәше фикеренчә, бу предприятиеләр республикада булырга тиеш, чөнки алар урындагы чимал һәм казылмадардан файдалана.
Республика предприятиесен контрольдә тотуны кире кайтарган очракта, Куштауның киләчәк язмышы турындагы сорауга галим болай җавап бирә: "Мондый байлыктан колак кагу бөтенләй дөрес түгел", - диде Янгиров.
Фото: "Башинфом"