19 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Сибай халкын шәһәрнең 65 еллыгы белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.
- Барлык Сибай халкын бу искиткеч бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Сезгә түземлегегез өчен һәрвакыт рәхмәт әйтәм. Сез иң чын һәм искиткеч кешеләр булган өчен, - диде Радий Хәбиров. - Без сезнең белән һәрвакыт бергә булырбыз - кайгыда да, шатлыкта да. Шәһәргә уңышлар телим!
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, «Ирәндек моңдары-2020» төбәкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. 16 яшькә кадәрге балалар арасында Гран-прины, 30 мең сум күләмендә акчалата бүләкне һәм электр самокатын Сибайдан Мира Харрасова алды. Зианчура районыннан Әлфия Морзабаева конкурста җиңүче һәм автомобиль иясе булды.
Бәйрәм башланыр алдыннан Радий Хәбиров «Урал аръягы-2020» икенче Бөтенрусия инвестиция сабантуе хөрмәтенә истәлек плитәсен салуда катнашты.
Фестиваль Башкортстан эстрадасы йолдызлары катнашлыгында бәйрәм концерты белән тәмамланды.
фото: главарб.ру