Башкортстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында бүген Русия Федерациясе Дәүләт флагы көне киң билгеләп үтелә.
Әйтик, Уфада, “Башкортостан” дәүләт концерт залы бинасында 21 сәгать 30 минутта Русия триколоры белән мэппинг-шоу башлана.
Бүген махсус оештырылган мәйданчыкларда Русия флагы тарихына багышланган тематик фотокүргәзмәләрдә булырга, аның республиканың иң гадәти булмаган урыннарында әһәмияте һәм урнашуы турында белергә мөмкин булачак.
Бүген волонтерлар урамнарда бәйрәм турында кешеләргә искә төшерү өчен флаг төсендәге тасмалар тараталар. Тасмалар “Триколор” акциясе кысаларында таратыла.
Белорет районында бүген иртән Европа һәм Азия чигендә Русия флаглары белән флешмоб булды.
Уфада Агыйдел елгасы яр буенда Русия флагы көненә багышланган Милли симфоник оркестр концертын тыңларга һәм Абдразаков исемендәге Башкортстан киностудиясенең кыска метражлы фильмнарын карарга була.
Уфада "Биюче торналар" фонтаны янында "Минем дәүләт флагым" концерты узачак.
Уфаның Якутов паркында "Безнең интернациональ Җиңү" концерты уза.