Башкортстан башкаласында Воровский урамы башланган урында Агыйдел елгасы аша яңа күпер төзү дәвам итә. Аны төзү "Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында 2019 елның июлендә башланган иде. Хәзерге вакытта эшләр график буенча бара, артта калу юк.
Капиталь терәкләрне төзү 90 процентка төгәлләнгән. "Гипростроймост" институты тәкъдиме буенча күпернең плитәләрен монтажлау буенча эшләр башкарылачак. Шуңа бәйле рәвештә, 22 августта 15тән 16 сәгать 30 минутка кадәр иске күпер буенча автотранспорт хәрәкәте ябылачак. Моннан тыш,, 23 августта 1дән 2 сәгать 30 минутка кадәр кадәр "Уфа-Аэропорт" автомобиль юлында 1993 ел күперенең ике полосасы буенча автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Уфалылар һәм башкала кунакларын ремонт эшләренә бәйле вакытлы уңайсызлыкларга аңлап карауларын сорыйлар. Автомобильчеләргә тизлек режимын һәм интервалларны сакларга, юл билгеләренә һәм киртәләргә игътибар итәргә кирәк.