Озак вакыт суык һәм яңгырлардан соң Башкортстанда коры һәм җылы һава килә.
gismeteo.ru порталы мәгълүматларына караганда, дүшәмбе көнне, 24 августта, Уфада яңгырлар тулысынча бетәчәк, ә көндез һава 21 градуска кадәр җылыначак.
Киләсе атнада көннәр тагын да җылырак булачак, ә якшәмбе көнне, 30 августта, термометр баганасы 27 градус күрсәтәчәк.
Фаразлар буенча, коры һәм җылы һава торышы Башкортстанда сентябрь уртасына кадәр диярлек булырга мөмкин.