"Шундый ук чараларны күп кенә эре шәһәрләрнең - Мәскәү, Петербург, Саратов, Краснодар, Екатеринбург, Чиләбе һәм башкаларның мотоклублары уздырды, - дип сөйләде мотойөрештә катнашучы Семен Кулагин. - Канны бик рәхәтләнеп тапшырдык, файдалы эш эшләргә бик шатбыз, кан һәрвакыт кирәк бит, бу - тормыш үзе. Бу кемнеңдер гомерен һәм сәламәтлеген коткарыр дип ышанам".
Донорлар өчен Гомумрусия халык фронтының яшьләр оешмасы командасы мобиль кан тапшыру пункты оештырды. Шундый ук акция апрельдә үзизоляция барышында үткәрелде, дип искәртте команданың координаторы Тимур Әбдрәшитов.