+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 август 2020, 12:40

Уфада Русия флагы көне ничек үтә?

22 августта илебез өчен әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе - Русия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Быел Русия флагына 351 ел тулды.

22 августта илебез өчен әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе - Русия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Быел Русия флагына 351 ел тулды.
Быел киңкүләм бәйрәм чаралары эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә үткәрелми. Уфа волонтерлары шәһәрлеләрне Дәүләт флагы көне белән котларга һәм тасма-триколор тапшырырга, тукталышларда тарату нокталарын оештырырга карар кылды.
Катнашучылар тарафыннан саклык чаралары үтәлә, индивидуаль саклану чаралары кулланыла. Акция Уфа шәһәре хакимияте ярдәме белән уздырыла.
Шулай ук уфалыларны һәм республика халкын «Мирас» муниципаль фольклор җыр һәм бию ансамбле котлады. Ансамбль хоры «Биюче торналар» фонтаны янында Русия Федерациясе гимнын башкарды.
Фото: ufacity.info
Читайте нас