+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 август 2020, 13:05

Уфада Русия флагы көнендә волонтерлар акция уздырды

Сәгать 12дән җәмәгать урыннарда Уфада волонтерлар шәһәр халкына Русия флагы төсләрендә тасмалар тараттылар һәм дәүләт символының әһәмияте турында сөйләделәр.

Сәгать 12дән җәмәгать урыннарда Уфада волонтерлар шәһәр халкына Русия флагы төсләрендә тасмалар тараттылар һәм дәүләт символының әһәмияте турында сөйләделәр.
Акциянең төп мәйданчыклары - "Башкирия" лайфстайл-үзәге, "Спорт" тукталышы һәм "Кунак сарае". Гомумән алганда, волонтерлар 2 меңнән артык тасма таратты.
"Триколор" акциясе белән параллель рәвештә волонтерлар һәм Яшьләр сәясәте лигасы активистлары Агыйдел ярыннан Дуслык монументына кадәр Русия флаглары белән велоузыш уздырдылар. Бу мәйданчыкта акциягә Русиянең атаклы спортчысы Эльбрус Нигъмәтуллин һәм Скандинавча йөреш клубы командасы кушылды.
Велоузыштан соң оешма активистлары Русия флагы көненә багышланган викторина уздырдылар.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас