+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 август 2020, 08:45

"Безне гади булмаган чор көтә..."

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров чиновникларга коронавирус белән авыручылар артуга әзер булуны сорап мөрәҗәгать итте.

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров чиновникларга коронавирус белән авыручылар артуга әзер булуны сорап мөрәҗәгать итте.

Башлык сүзләренчә, 1 сентябрьдә уку елы башлана һәм чирнең азып китү куркынычын көтәргә мөмкин.

— 1 сентябрьдә безнең өчен бөтенләй яңа эпидемиологик сезон килә, дип санагыз. Мин моны сезгә истерика белән әйтмим, ә тыныч кына бер нәрсәне аңларга чакырам: күпсанлы кешеләр ябык биналарга килгәннән соң (ә бу 900 мең бала һәм 65 мең укытучы һәм тәрбияче), без чир йоктыру очраклары күзәтеләчәгенә әзер булырга тиеш, - дип кисәтте ул.

Радий Хәбиров муниципалитет һәм район башлыкларын инкубация чорын укуның беренче 2-3 атнасында уздыру өчен яңа чорга сак керергә чакырды. Шулай ук, төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, югары уку йортлары тулай торакларында яшәү минимальләштереләчәк.

"Без тулай торакларга беренче курсларны һәм магистратураның соңгы курслары студентларын кертәбез. Күпмедер вакыт күзәтәчәкбез. Мин безне гади чор көтә дип уйламыйм, әмма аны без тыныч һәм ышанычлы каршы алырга тиеш ", — дип нәтиҗә ясады ул.

Фото: gorobzor.ru
Читайте нас