“Башкортстан сода компаниясе” җитештерү күләмнәрен кыскартырга, персоналны эштән җибәрергә ниятли һәм быел республика Хөкүмәтенең социаль максатлы программалары фондына 600 миллион сум түләмәячәк. Бу хакта “РБК”га интервьюсында БСКның генеральный директоры Эдуард Давыдов белдерде.
Эдуард Давыдов сүзләренә караганда, әлегә предприятиенең Куштау урынына бернинди альтернативасы һәм башка планнары юк.
“Без шундый позициядә торабыз: чимал ике елга калды. Шуңа күрә инвестпрограмманы кыскартабыз. Җитештерү күләмнәрен кыскартырга кирәк, ә бу, ахыр чиктә, уртача вакытлы перспективада персонал санының кимүенә китерәчәк”, - диде Эдуард Давыдов.
Шулай ук, ул, быел компания социаль өлкәгә түләүләрне, мөгаен, шактый кимер, диде.
Башкортстанның сәнәгать министры Александр Шельдяев фикеренчә, компания вәкиленең бу белдерүләре, республика Башлыгының Куштау буенча карарына җавап итеп, Хөкүмәтне шантажлау омтылышларына бик охшаган.
“БСК җитәкчелеге компания персоналын кыскарту, шулай ук компаниянең Башкортстанда 600 миллион сумга социаль өлкәне финанслау буенча үз йөкләмәләрен үтәмәве турында сөйли башлады. Безнең карашка, бу - Хөкүмәтне шантажлауның омтылышы һәм милекчеләр, компания җитәкчелеге тарафыннан җавапсыз адым. Бездә БСКның чимал проблемасын хәл итү мөмкинлеге һәм моны ничек эшләргә кирәклеген аңлау, чималның альтернатив чыганаклары бар. Шуңа күрә без БСК топ-менеджментына безне шантажлауны туктатырга тәкъдим итәбез.
Безнең карашка, БСК нәтиҗәлерәк эшли ала һәм кыскартуларны булдырмаска мөмкин, ә акционерлар табыш белән бүлешергә теләми. Без БСК чыгымнарына анализ ясадык һәм профильле булмаган чыгымнарны ачыкладык. Әйтик, Мәскәүнең Полянка урамындагы “Башхим” офисын тоту гына да елына 1,5 миллиард сумга төшә”, - диде Александр Шельдяев.
Фото: bashinform.ru